Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 сентябрь 2021, 12:38

Хәлләр харап бит...

Коронавируска ышанмаучылар калдымы икән?

Республикада 770 урынга тәгаенләнгән  өстәмә 4 ковид-госпиталь җәелдерәчәкләр. Бүгенге көндә  Уфада һәм Стәрлетамакта ике эре инфекцион үзәк эшләп килә. Ковид-госпитальләрдә 5 465 урын бар, әмма пациентларның саны 5 564кә җиткән, диде хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазифасын вакытлыча башкаручы Азат Рәхмәтуллин. Соңгы тәүлекләрдә бу дәваханәләргә 489 пациент китерелгән. 444 кеше терелеп чыккан.

“Былтыр пандемиянең иң югары ноктасында 6,5 мең койка җәелдерелгән иде. Әле коронавирусның чираттагы югары ноктасы күзәтелә, янә шул дәрәҗәгә җитәргә мөмкинбез”, – дип билгели төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Оператив киңәшмәдә шулай ук ковид белән авыручы пациентларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә кагылып үттеләр.

“Атна саен Финанслар министрлыгы тиешле дарулар сатып алуга 50 миллион сум бүләчәк  дип килешкән идек. Мин дәваханәләр җитәкчеләре белән сөйләштем, алар фикеренчә, дарулар җиткән хәлдә учреждениеләр йөкләмәне күтәрә алалар. Элекке дулкын вакытында ук дарулар бирүне туктатканда дәваханәләр чирлеләр белән тулуын күзәттек”, – ди Башкортстан Башлыгы.

Премьер-министр Андерй Назаров сүзләренчә, акчалар бүленгән, беренче транш киткән.

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, 27 сентябрьгә  иртәнге 8.00 сәгатькә республикада барлыгы 65,6 мең кеше коронавирус йоктырган дип исәпләнә. Соңгы атнада 2 806 кеше авырган, аннан алдагы атна белән чагыштырганда бу 27,2 процентка күбрәк. Балаларга килгәндә, бүген стационарларда 89 бала ята. Амбулатор рәвештә 291 бала чирли.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: