Коронавирус
27 сентябрь 2021, 16:31

Читтән торып укучылар саны арта

Уфада тагын 19 мәктәп вакытлыча читтән торып укытуга күчә.

Читтән торып укучылар саны артаЧиттән торып укучылар саны арта
Читтән торып укучылар саны арта

Элегерәк хәбәр ителгәнчә 51 гомуми белем бирү йортын 27 сентябрьдән дистанцион уку форматына күчерү турында карар кабул ителде. Коронавирус таралу чикләре киңәя бара. 29 сентябрьдән тагын 19 Уфа мәктәбе дистанцион укытуга күчәчәк. Болар - 102  нче башкорт гимназиясе, 65 нче татар гимназиясе, 91нче һәм 115нче гимназияләр, 1, 42 һәм 107 нче лицейлар, 26, 29, 53, 69 санлы уку үзәкләре, шулай ук 4, 24, 34, 37, 80,  98, 100 һәм 129 нчы санлы мәктәпләр.

Дистанцион уку форматы 5, 6, 7, 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен ике атнага кертелде. Бу карар Роспотребнадзор оешмасы тәкъдимнәренә нигезләнеп кабул ителде, дип хәбәр итә Уфа мэриясе.

Чыганак:Башинформ

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас