Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 сентябрь 2021, 11:43

279 мәктәп карантинга ябылган

730 мәктәптә коронавирус табылган...

kaluganews.com
kaluganews.com

Соңгы көннәрдә Башкортстанда коронавирус йоктыру очраклары арта. Ни кызганыч, балалар арасында да чир йоктыручылар саны күбәя.

Бу хакта бүген, 27 сентябрьдә, республика хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Роспотребнадзорның төбәк идарәсе башлыгы Анна Казак хәбәр итте. Статистикага ярашлы, республиканың 730 мәгариф учреждениесендә коронавирус инфекциясе очраклары ачыкланган.

“Биштән артык бала чирләгән сыйныфларда карантин кертелә. Мондый чикләү чарасы 279 мәктәптә (768 сыйныфта) кертелгән, – диде Анна Казак. – Бу атнада барлык мәктәпләрдә рейдлар үтәчәк”.

Башкортстанның Баш санитар табибы әйтүенчә, кешеләр йөгәнне бушайтты. Сәүдә үзәкләрендә, транспортта һәм күп кешеләр катнашлыгындагы чараларда маска режимын һәм социаль дистанцияне саклау кими.

Анна Казак хәвефсезлек чараларын катгыйрак контрольдә тотарга киңәш итте.  

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: