Коронавирус
25 сентябрь 2021, 15:00

Яңа очраклар арта

Ковид белән көрәш дәвам итә.

u-f.ruu-f.ru
Фото:u-f.ru

Бүгенге көнгә республика буенча ковид белән авыручылар саны  64 мең 933 кешегә җиткән. Ә яңа очраклар саны  - 382.

Әлеге көндә стационарда барлыгы 685 авыру дәваланса, шуларның 431е 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.  Аларныж 41е – авыр хәлдә, ясалма сулыш алдыру аппаратыннан 10 кеше файдалана.

6171 кеше амбулатор дәвалануда булып, тәүлек эчендә 393е савыгып чыккан. Барлыгы 56 мең 561 кеше терелеп, аякка баскан.

Кызганычка каршы, әлеге мәкерле чир күпме гомерләрне аямый. Шул рәвешле, COVID-19дан 20 үлем очрагы теркәлгән. Ә барлыгы бу чорга 1516 кеше якты дөньядан киткән, шуларның 1248е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

Дәваханәдән тыш пневмониядән тәүлегенә 165 авыру теркәлеп, 170е терелеп чыккан.

Республикага Covid-19дан 1 млн. 686 мең  708 доза  вакцина кайткан. Барлыгы 1 млн. 161 мең 532 кеше вакцина эшләткән.

Тәүлек эчендә 14 мең 74 кеше (беренче компонентны – 8255, икенчесен 5819 кеше) вакцина ясаткан.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас