

Көз килү белән чирләүчеләр саны да арта башлады. Сүзем әле дә баягы коронавирус хакында. Шуңа бәйле, республикада соңгы көннәрдә янә чикләүләр кертелде.
Ә калган төбәкләрдә хәлләр ничек икән? Бу уңайдан сәяси һәм икътисади коммуникацияләр буенча агентлык рейтинг төзегән. Аңа ярашлы, ковид сәбәпле иң күп чикләүләр булган төбәкләр арасында Башкортстан сиегезенче урында тора.
Беренче баскычта – Мәскәү. Аннан кала Төмән өлкәсе һәм Чукотка автоном округы килә. Безнең алда Ульянск өлкәсе урын алган, ә бездән соң Ленинград өлкәсе тора.
Исегезгә төшерәбез, ковидка бәйле хәл кискенләшү сәбәпле, республикада соңгы көннәрдә берничә чикләү кертелде. Мәктәп укучыларының кайсыберләре дистанцион укуга җибәрелде. Шулай ук мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә чикләүләр катгыйланды. Моннан тыш, планга ярашлы диспансеризация вакытлыча туктатылды.