Коронавирус
22 сентябрь 2021, 15:14

Ковидны җиңгән!

Яше олы булса да.

Ковидны җиңгән!Ковидны җиңгән!
Ковидны җиңгән!

Яше олы булса да.

 

Пандемия чигенми. Авыруны йоктыруның яңадан- яңа очраклары, авыручылар, вафат булучылар саны кимеми. Укучылар дистанцион укуга күчә. Ябык биналарда спорт чараларын уздыру тыела, кайбер дәваханәләр кабат ковид-госпитальләр буларак эшли башлады. Зубово һәм Стәрлетамак үзәкләре план буенча эшли. Ишембайда яшәүче 61 яшьлек Фәрзәнә Сафина «Башинформ» агентлыгына үзенең ничек итеп Стәрлетамак KOVID- госпиталенә, реанимациягә эләгүе турында сөйләгән.

«Кулымны сындыргач мине ишимбайдагы травматология бүлегенә салдылар. Шунда ковидны эләктергәнмендер инде. Мин ныклап авырып киттем. "Ашыгыч ярдәм" машинасыда мтне Ишембай дәваханәсенең приемный покой бүлегенә, аннан Стәрлетамак COVID-үзәгегә китерделәр. Ике атна реанимациядә яттым. 12 көн ИВЛ аша сулыш алдым. Табилар минем гомеремне саклап калу өчен нык көрәште. Мин ул көннәрдә яшәү белән үлем арасында булдым. Кулым сынган булу сәбәпле, корсагыма әйләнеп яту авыр булды. Табиблар бик ярдәм итте. Хәл белешеп кенә тордылар,- дип сөйләгән Фәрзәнә ханым «Башинформ»га. Реанимациядә ятканда пенсионерка гел якыннары, балалары, оныклары турында уйлаган, "ничек тә исән калырга, савыгырга" дигән максат куйган ул үз алдына. Аның үпкәләре 70 процент зарарланган булган.

Яше олы булгач, Фәрзәнә Әхнәф кызы вакцина кадатудан курыккан. Ә кияве белән кызы кадаткан, алар үзләрен яхшы хис итә. Пенсионерка реанимациядә ятканда табиблар аның хәле хакында кызына хәбәр итеп торганнар.

Гомум палатага күчкәч балалары да, 82 яшьлек әнисе дә аңа көн дә шалтыратып, хәлен белешеп тора. Палата җылы, табибны чакыртырга кнопка да, урамга чыгарга ишек, бөтен уңайлыклар бар, тәмле ашаталар.

-Мин аеруча шулпаны яратып ашыйм, -дигән ул. - Мин тормышка гашыйк кеше. Чирдән курыкмасам да, якыннарым күп авырды. Мин монда гел тормыш мәгьнәсе турында уйлап яттым.

Ә сынган кулы турында ул инде оныткан. «Кулым дөрес төзәлде, авыртмый. Бу атнада чыгарырлар, дип уйлыйм. Барча табибларга, шәфкать туташларына зур рәхмәт. Безнең Ишембайда да шундый дәваханә булсын иде!» — ди Фәрзәнә Сафина.

Ковидны җиңгән!
Ковидны җиңгән!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас