Коронавирус
21 сентябрь 2021, 13:54

Тагын 16 үлем теркәлде

Авыручылар да үлүчеләр дә арта.

Тагын 16 үлем теркәлдеТагын 16 үлем теркәлде
Тагын 16 үлем теркәлде

Республикада 63 519 кешедә коронавирус теркәлде, соңгы тәүлектә аларның саны 319 кешегә артты. Бүген хастаханәләрдә  634 пациент дәвалана. Шуларның 40ы авыр хәлдә, 11е ясалма сулыш аппаратында.

Амбулатор дәвалануда 6,047 кеше кала бирә. Соңгы көндә 367 кеше савыгып чыккан. Барлыгы 55 399 авыручы савыккан. Үлүчеләр саны 1439 кешегә җитте. Шуларның 1179 ы 60 яшьтән өлкән якташыбыз. Пневмония белән авыручылар да савыгучылар да 148.

Республикага 1 656 508 доза Covid-19 вакцинасы кайтарылган. 1 компонент вакцинаны 1 254 427 , ә 1,143 941 кеше икесен дә ясаткан. Көн дәвамында 8100 кешегә вакцина ясаганнар.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас