

Республика Спорт министрлыгы спорт өлкәсендә яңа коронавирус инфекциясен таратуны арттырмау белән бәйле берничә профилактик чара өстендә эшли. Бу турыда министр Руслан Хәбибов белдерде. “Бүген, Роспотребнадзор оешмасы белән консультация нәтиҗәләре буенча, без 2021 елның 1 ноябренә кадәр ябык урыннарда спорт һәм физик культура чараларында тамашачыларның катнашуына чикләүләр кертергә булдык. Башкортстан буенча муниципалитетлардагы барлык спорт оешмаларына тиешле тәкъдимнәр әзерләү турында күрсәтмә бирелде. Мондый тәкъдимнәр бүген җибәреләчәк. Без шулай ук санитар һәм эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып, футбол, хоккей һәм волейбол буенча рәсми матчларда тамашачыларның таләпләрне ни дәрәҗәдә үтәвен тикшерергә уйлыйбыз. Мондый чикләүләрне, беренче чиратта, безнең тармак турында кайгыртып кертәбез. Безнең өчен иң мөһиме - югары спорт осталарының өзлексез әзерләнү процессын туктатмау, спорт резервын әзерләү, Русия һәм дөньяның спорт тормышында катнашу”, диде министр.
Чыганак:sport.bashkortostan.ru