Коронавирус
21 сентябрь 2021, 08:10

Ковид - бик зәһәрле чир, ул урап узмый...

30 ел гомерен медицинага багышлаган, яманшеш белән авырган табиб-терапевт бу чирне ничек җиңгән?

bashinform.ru Ковид  - бик зәһәрле чир, ул урап узмый...bashinform.ru Ковид  - бик зәһәрле чир, ул урап узмый...
Ковид - бик зәһәрле чир, ул урап узмый...Фото:bashinform.ru

Уфа шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан Зубово ковид-госпиталендә гомерләрне коткаралар, диләр анда ятып, дәваланып чыгучылар. Алар арасында яманшеш белән авырган 55 яшьлек табиб-терапевт Зөһрә Халикова исә моны ишетеп кенә түгел, үзе аша үткәргән кеше. Медицинага 30 ел гомерен багышлаган табиб журналистлар белән очрашып, бу турыда сөйләгән.

  • Мин коронавирус белән быел март азагында чирләдем, - ди ул. – Хәвефсезлек чараларын күпме генә сакларга тырышсам да, бу чир мине дә урап узмады. Башта өйдә генә дәваландым, дәваханәгә ятасым килмәде. Әмма ковидны алдан фаразлап булмый, шуның өстәвенә минем яманшеш диагнозым да бар. Ул диагнозым, Аллаһка шөкер, ремиссия хәлендә. Температурам күтәрелде, тын алуы авырлашты, хәлсезләндем. Чәршәмбе чирләгән идем, якшәмбе көнне инде бөтенләй тын алалмый башладым. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык, реанимаця бүлеге килде. Аеруча авыр хәлдә мине Зубовога госпитальгә алып киттеләр.

Зөһрә Васик кызы әйтүенчә, табиб булып эшләгән дәвердә ул күпне күрә. Әмма Зубовага барып эләгү белән ул андагы мөнәсәбәтне күреп гаҗәпләнә. Шунда ук табиб карый, КТ тикшерү ясыйлар, ул үпкәләренең 85 проценты зарарлануын күрсәтә. Яманшеш диагнозы да өмет бирми. Ковид – бик зәһәрле авыру, синең үпкәләрең 4 процент зарарланган дисәләр дә, ике сәгатьтән инде 80 процентка әйләнергә мөмкин.

Дүрт кешелек палатага урнаштыралар, палата эчендә душ, санитар бүлмә бар. Госпиталь заманча, җылы, җайлы, һәр палатаның үзенең чыга торган ишеге бар, авырулар белән очрашмыйсың, ди ул. Пациентлар үз палатасыннан өеннән кайтып китәләр: ишек ачыла һәм кеше урамга чыга. “Коридорлар буйлап йөгереп, выписка эзләп йөрисе түгел, - ди тәҗрибәле терапевт. – Үзеңне Европа госпиталендә кебек хис итәсең. Табиб буларак үземнең хезмәттәшләрем өчен сөендем. Алар заманча һәм уңайлы госпитальдә эшли”.

Зөһрә ханым госпитальдә 18 көн ята. Үпкәләре бик нык зарарланган булса да, ул чирне җиңеп чыга ала. Үзен дәвалаган Динә Тимерхан кызы Булатовага рәхмәтле ул. “Рәхмәтләремне сүз белән генә әйтеп бетә алмыйм. Ул Ходайдан табиб!”

Зөһрә Васик кызы хастаханәдә ятканда, үпкәләре 100 процентка зарарланып ирен дә шул ук Зубовога китерәләр. Бу табибә ханым өчен бөтенләй көтелмәгән хәл була. Табибә буларак аның өчен бу һөнәр авырлык тудырган чаклар да була: чөнки ул хәлләрнең кызганыч тәмамланырга мөмкин булуын белеп тора! Икесе дә хастаханәдә 18 көн яталар. Өйгә кайтканда Зөһрә ханымның үпкәләре – 48, иренең 58 процент зарарлануга кадәр төшә. Ике кызлары исә коронавирус белән җиңелчә генә чирләп терелә. Туганнарының барсы да диярлек чирләп тереләләр, якты дөнья белән хушлашучылары да була.

Зөһрә ханым прививка ясатырга язылып, дүрт көннән барырга тиеш була, әмма өлгерә алмый кала. Ул прививка ясатырга кирәк, дигән фикердә.

Терелеп чыкканнан соң өч ай вакыты дәваланып үтә. Ковид үзеннән соң бик күп “бүләкләр” калдырып китә.

Белешмә. Зубово авылында ковид-госпитальне 2020 елның 28 мартында төзи башладылар һәм рекордлы 55 көн эчендә төзеп бетерделәр. Ул 100 бокслы палатадан, 18 реанимациядән тора. Штатлы режимда – 100, эпидемия вакытында 382, моноинфекция белән гадәттән тыш хәл булганда 470 кеше ята ала.

Чыганак: Башинформ.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас