+5 °С
Дождь
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 сентябрь , 16:20

Вакциналы булырга кирәк

Күпме гомерләрне аямый.

Фото:pixabay.com

14 сентябрьгә  республика буенча яман чирне йоктыручылар саны  61 мең 302 кешегә җиткән. Ә яңа очраклар саны  308  тәшкил итә.

Әлеге көндә дәваханәләрдә барлыгы 720 авыру исәпләнеп, шуларның 476сы – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 53е – авыр хәлдә, 10сы – ясалма сулыш алдыру аппаратыннан файдалана.

5441 кеше амбулатор дәвалануда булып, тәүлек эчендә 289ы терелеп чыккан. Барлыгы аякка басучылар саны 53 мең 815 кеше тәшкил итә.

Кызганычка каршы, COVID-19дан 15 үлем очрагы теркәлгән. Ә барлыгы әлеге чорга 1326 кешенең гомере өзелгән, шуларның 1075е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

Дәваханәдән тыш пневмониядән тәүлегенә 137 авыру теркәлеп, 132се терелеп чыккан.

Республикага Covid-19дан 1 млн. 656 мең  508 доза  вакцина кайткан. Барлыгы 1 млн. 100 мең 372 кеше вакцина ясаткан.

Тәүлек эчендә 9687 кеше вакцина эшләткән.