Барлык яңалыклар
Коронавирус
4 август 2021, 14:39

Прививка: кемгә ярый, кемгә юк...

Чирләүчеләр арасында өлкәннәр күп, диләр. 

9111.ru
9111.ru

Илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко өлкәннәрнең барысы да коронавирустан вакцина эшләтергә тиеш, дип белдерде.

“Дәваханәгә эләккән пациентларның 98 проценты – прививка ясатмаган. Алар арасында өлкәннәр дә күп”, – диде министр.

Аның әйтүенчә, медицина буенча кичектерү булмаса, өлкәннәргә, һичшиксез, прививка ясатырга кирәк. Әлеге категория кешеләр вакцинаны җиңел үткәрә, дип тә өстәде Мурашко.

“Бу өлкән яшьтәге организмның иммун системасы үзенчәлекләренә бәйле”, – диде ул. Ә менә чир йоктырганда алар, киресенчә, авыр кичерә. Нәтиҗәдә пневмония һәм тромбоз башланырга ихтимал.

“Хроник чирләре булганнар да прививка ясата ала. Иң мөһиме – ул чирнең кискенләшкән чорына туры килмәскә тиеш. Шуңа, тәү чиратта, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк”, – дип белдерде министр.

Әмма вакцина эшләтү генә иркенләп йөрергә була, дигән сүз түгел. Прививканың беренче компонентыннан соң 42-45нче көнгә генә тулы иммунитет барлыкка килә, дип аңлаталар Роспотребнадзордан. Шуңа прививка ясатучылар да социаль дистанция, маска режимы һәм кулларны юу турында онытмаска тиеш.

Башкортстанда да коронавирус белән чирләүчеләрнең яртысыннан күбесе – өлкәннәр. Бүген стационарларда 700дән артык кеше дәваланса, аларның 400дән күбесе – 60 яшьне узучылар. Ә чирне җиңелрәк формада үткәрүче 2,5 мең ярым кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итәләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Пандемия башланганнан алып Башкортстанда 49 меңнән күбрәк кешегә ковид диагнозы куелды. 800 тирәсе кеше мәрхүм булды. Аларның 640ка якыны – 60 яшьтән өлкәннәр.

Бүген республикада 952 меңгә якын кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан. Ә 700 меңнән күбесе – икесен дә эшләткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: