Барлык яңалыклар
Коронавирус
4 август 2021, 10:04

Коронавирусны дәвалауда яңа чара тапканнар

Дарулар -  безнең аяк астында...

goodfon.ru
Фото:goodfon.ru

 Төньяк Африкада һәм Көнбатыш Азиядә үсүче Nigella sativa (чернушка посевная)  чәчәкле үсемлеге киләчәктә   COVID-19га каршы яңа чара буларак кулланылырга  мөмкин. Бу хакта Clinical and Experimental Pharmacology and Physiology журналында дөнья күргән мәкаләдә хәбәр ителә.

Белгечләр N.sativa үсемлегенең актив ингредиенты тимохинонның SARS-CoV-2 коронавируснының S-аксымы белән бәйләнешкә керә алуын һәм вируска үпкәләр инфекциясен булдыруга  каршы килүен ачыклаган. Галимнәр фикеренчә, ул шулай ук цитокин штормын да блокировкалый ала. Билгеле булынча, дәваханәләргә авыр хәлдә эләккән COVID-19лы пациентларда еш кына цитокин штормы күзәтелә.

Тимохинонның аллергия халәтен (мәсәлән, астма яисә экзема) дәвалауда да булыша алуы билгеле. Ревматоидлы яисә остеоартрит, хәтта таркау склерозны дәвалауда да мөһим роль уйный ала.

Чернушка посевная шулай ук югары кан басымын, югары дәрәҗәдәге холестерин һәм шикәр диабетын дәвалауда файдалы. Ялкынсынуга каршы чара буларак N.sativa аллергия риниты булган һәм синуситлы пациентларга ярдәм итә, шулай ук балалар эпилепсиясен дәвалауда да ул бик әйбәт чара.

Чыганак: Lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: