Барлык яңалыклар
Коронавирус
31 июль 2021, 15:48

Ике айлык бала коронавирустан үлгән

Вирус баланың "үпкәләрен тулысынча юкка чыгарган" дип белдергән табиблар.

newsae.ru
newsae.ru

Новосибирскида ике айлык сабый коронавирустан үлгән. Кызчык шәһәр клиник дәваханәсендә җан биргән...

Баланың әнисе социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, дәваханәгә китергәндә сабый үпкәсенең 60 проценты зыян күргән була. Ике көннән соң табиблар "вирус баланың үпкәләрен тулысынча юкка чыгарган" дип белдерәләр. 

Ковид аркасында сабыйның ике як үпкәсенең дә ялкынсынуы ачыкланган. Үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты да вирусны җиңәргә ярдәм итә алмаган: берничә көннән кызчык мәңгелеккә күзләрен йомган...

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы баланың үлүен раслаган. Шул ук вакытта кызчыкның төгәл үлеме сәбәбе паталогоанатом экспертиза ясалганнан соң (45 көнгә сузылырга мөмкин) билгеле булачак. Ә белешмәдә күрсәтелгән сәбәбнең әлегә якынча гына булуы әйтелгән. 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: