Барлык яңалыклар
Коронавирус
31 июль 2021, 14:51

9 кеше үлгән...

Бу кадәр күп кешенең үлгәне юк иде, шикелле.

worldinform.ru
worldinform.ru

Республикада коронавирус йоктыручыларның рәсми саны 48 251 кешегә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 256 кеше өстәлде.

Бүген ковид диагнозы куелган 655 пациент дәваханәләрдә ята. Аларның 379ы – 60 яшьтән өлкәннәр, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан. Әлеге вакытта 57 кешенең хәле авыр булып кала, 3 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

Коронавирусны җиңелрәк үткәрүче 2 213 кеше өйләрендә дәвалана. Алар арасында 941 кеше – “60+” категориясенә керүчеләр.

Ни кызганыч, әлеге чир гомерләрне кыюын дәвам итә: соңгы тәүлектә 9 кешенең гомере өзелгән. Шулай итеп, коронавирустан үлүчеләрнең гомум саны 771 кеше дип исәпләнә. Аларның 617сенә 60 яшь тулган булган.

Пневмония белән чирләүчеләр саны да көн саен арта бара. Соңгы тәүлектә 130 кешегә әлеге диагноз куелган.

Табиблар коронавирустан саклануның һәм аны җиңел үткәрүнең бердәнбер юлы – вакцина, диләр. Бүгенге көнгә республикага 1 065 338 данә вакцина кайткан. 933 меңнән артык кеше прививканың беренче компонентын ясаткан, ә 676 меңнән күбесе икесен дә эшләткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: