Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 июль 2021, 21:15

“Сәламәт авыл” проекты старт алды

Коллектив иммунитетны булдыру мөһим.

“Сәламәт авыл” проекты старт алды
“Сәламәт авыл” проекты старт алды

Башкортстанда «Сәламәт авыл» проекты старт алды, аның кысаларында хәтта иң ерак авыл территорияләрендә яшәүчеләр дә COVID-19тан вакцинацияләнә алачак.

Проектның максаты-коллектив иммунитетны формалаштыру һәм республиканың авыл торак пунктлары арасында яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнгән кешеләр санын арттыру. Коллектив вакцинациядә авыл торак пунктлары, шулай ук авыл медицина хезмәткәрләре, старосталар һәм авылларның җәмәгать эшлеклеләре 31 августка кадәр катнаша ала.

Авыл медицина хезмәткәрләре, староста һәм җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан вакцинация турында халык белән интенсив мәгълүмати эш алып бару һәм вакцинацияләнгән халык санын арттыру эшендә катнашу (акцияләр, чаралар, әңгәмәләр һ.б.) мөһим.

Проект нәтиҗәләре буенча лидерлар дип танылган катнашучыларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: