Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 июль 2021, 11:57

“Кызыл зона”да эшлибез...

Поликлиникада Covid-19лы пациентларның тешләрен дәвалыйлар.

“Кызыл зона”да эшлибез...
“Кызыл зона”да эшлибез...

Оксана Алмаз кызы Гуляева, медицина фәннәре кандидаты, түләүле хезмәтләрнең дәвалау-профилактика бүлеге мөдире:

-Башкалабызның стоматологик поликлиникасы – Уфада “кызыл зона” шартларында Covid-19 белән авыручылар өчен  барлык норма һәм таләпләрне үтәп кичектергесез стоматологик ярдәм  күрсәтүче бердәнбер поликлиника. Коллективыбызның шактый өлеше яңа коронавирус инфекциясен кичерүгә карамастан, барлык табиблар да вакцинация ясатты. Стоматологларга бу вирусны йоктыру хәвефе ныграк яный, шуңа да без үзебезнең сәламәтлек өчен генә түгел,  якыннарыбыз һәм пациентларыбыз сәламәтлеге өчен дә җаваплы.  Мин үзем Covid-19 белән былтыр чирләдем. Прививканы февральдә ясаттым, кешеләр күпләп җыелган урыннарда әлегәчә битлек режимын үтим, ә инде санитар-гигиена нормалары – чиста куллар – турында әйтеп торасы да юк.

Барлык шикләнүчеләрне прививка ясатырга  чакырам. Әгәр вакцинация конкрет бер кешене вирус йоктырудан коткармаса да,  ул чирне җиңелрәк үткәрергә, азрак кешеләргә вирус йоктырырга, җәмгыять дәрәҗәсендә  эпидемия белән көрәшергә  булышачак.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: