БР Журналистар берлеге "Вирусны бергә җиңәбез!" дип аталган вайннар, мемнар һәм видеороликлар бәйгесе игълан иткән. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.
Бер номинациядә җиңү өчен акчалата бүләкләр: I урын – 50 мең сум, II урын – 30 мең сум, III урын – 20 мең сум бирелә.
Катнашу вакыты: 2021 елның 27 июленнән 26 августына кадәр.
Катнашу шартлары:
1 адым: вайннар һәм видеороликлар төшерегез, мемнар уйлап табыгыз;
2 адым: аларны социаль челтәрләрдә күрсәтегез һәм @mass_media_rb тамгасы белән билгеләгез;
3 адым: #вместевируспедим һәм #язавакцинацию хештеглары куегыз.
Конкурс кагыйдәләре һәм эшне бәяләү критерийлары Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге сайтында бар.