Вахитов Рөстәм Ринат улы, Кушнаренко районы үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире:
Әгәр тарихны карасак, бер генә пандемия дә вакцинасыз, үзе генә бетмәгән. Авыручылар саны көннән-көн артуын һәркем белеп, күреп тора. Табиб буларак, шуны әйтә алам: вакцинациясез бу афәттән котыла алмаячакбыз. Башта прививка эшләтергә теләүчеләр аз иде, әмма хәзер бер-берсеннән күреп килә башладылар. Якыннары, туганнары авырып, үз башларыннан кичерүчеләр бу мәсьәләгә җитдирәк карый. Хастаханәдә ятучыларга прививка ясатсаң, коронавирус йоккан хәлдә җиңелрәк үткәрәчәкләре турында аңлатабыз.
Мин үзем дә, тормыш иптәшем Гүзәл дә (ул провизор булып эшли) тәүгеләрдән булып прививка эшләттек. Безнең терапия бүлекләрендә эшләүчеләрнең 90 проценты ясатты. Күпләр “Спутник”ка өстенлек бирде. Вакцинаның ниндидер авыр нәтиҗәләргә китерүе турында уйдырмаларга ышанырга ярамый, андый бер генә очрак та булмады. Әлбәттә, азрак температура күтәрелүе, буыннарның авыртуы күзәтелергә мөмкин, ансы табигый хәл. Прививка ясаткач, коронавирус белән очраша калса, организм көрәшергә әзер булачак. Барлык пациентларыма да әйтәм: куркырга кирәкми! Вирус бик мәкерле, шуңа да алдан әзер булыйк!