Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 июль 2021, 15:18

Укытучыларга карата административ чаралар кулланылачак

Ни өчен?

realnoevremya.ru
realnoevremya.ru

Коронавирус балаларны да урап үтми.

Башкортстандагы лагерьларның берсендә 46 баланың ковид йоктыруы ачыкланды. Бу хәлдән соң республика Башлыгы Радий Хәбиров җәйге ял лагерьларын тикшерергә кушты.

“Хәлне ачыкларга кирәк. Лагерьларда балаларның чир йоктыруына юл куйган җитәкчеләр эштән җибәрелергә тиеш. Безнең юллар бергә түгел, – диде ул. – Мондый ваемсызлыклар аркасында балалар ялсыз кала. Ә алда балалар ял итәрлек тулы бер ай бар”.

Шулай ук мәктәпләрдә дә чир таралу хәвефе булырга тиеш түгел, дип кисәтте мәгариф министры Айбулат Хажин. Мәктәпләрдә укучыларга чир йогуга юл куйган укытучыларга карата административ чаралар кулланылачак, диде ул.

Аның әйтүенчә, яңа уку елына кадәр педагогларның 80 проценттан күбрәге вакцина ясатырга тиеш. Прививка эшләткән укытучыларга хезмәт хакы саклана торган өстәмә ял көннәре биреләчәк. Шулай ук премия дә булуы ихтимал.

“Педагоглар – үзгә категория. Алар күп кеше белән аралаша, шуңа үзләренең һәм башкаларның иминлеге турында кайгыртырга тиеш”, – ди министр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: