Бүген республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә максималь рәвештә вакцинация ясау бурычы тора. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингның төп темасы - оешмаларда коронавируска каршы вакцинация эшләтү.
- Республика буенча без 30 000 кеше - әгәр авырып китсәк, безнең эшне вакытлыча туктатып торырга ярармый, барыбер эшләргә кирәк. Подъездлар ремонтланырга һәм җыештырылырга, ишегаллары төзекләндерелергә, чүп – чар чыгарылырга, юллар һәм ишегаллары себерелергә һәм чистартылырга тиеш, - дип билгеләп үтте БР ТКХ министры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев.
Алан Марзаев халыкка мөрәҗәгать итеп:
- Әгәр дә идарәче компания хезмәткәрен вакцинация үткәнлеге турында документын күрсәтүдән баш тарта икән, сез аларны үзегезгә кертмәскә хокуклы, - ди.
Республикада 412 идарәче компания һәм 208 ТСЖ бар. Агымдагы елның 20 августына ТКХ өлкәсендә эшләүчеләрнең 80 %ы вакцинацияләнергә тиеш.