Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 июль 2021, 21:12

Волонтерлык – ул күңел халәте

Уфа шәһәрендә бердәм волонтер штабы волонтерлары Гүзәл Нурутдинова белән Әлфит Нигаматҗанов 5 санлы шәһәр хастаханәсе табибларына эчә торган су алып барган.

Волонтерлык – ул күңел халәте
Волонтерлык – ул күңел халәте

Уфа шәһәрендә бердәм волонтер штабы волонтерлары Гүзәл Нурутдинова белән Әлфит Нигаматҗанов 5 санлы шәһәр хастаханәсе табибларына эчә торган су алып барган.

Гүзәл Нурутдинованың бу эшчәнлеге пандемия башлангач та колл-үзәктә оператор булып эшләгәндә башлана. Көненә ул төрле мәсьәләләр буенча йөздән артык шалтырату кабул итә. Күпмедер вакыттан соң ул автоволонтер булып китә. “Минем һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәсем килә иде. Пандемия барсы өчен дә авыр булды. Мин үзем эшкуармын, пандемия аркасында минем дә эшләремдә авырлыклар башланды.  Бүген табибларга рәхмәт йөзеннән су китердек”, - дип сөйләгән ул.

Волонтерлык – ул күңел халәте, дигән фикердә Әлфит Нигаматҗанов. Җаваплы эш, әлбәттә.

“Бердәм Русия” партиясенең “Сәламәт киләчәк” проектының Башкортстан төбәк иҗтимагый советы рәисе Рима Үтәшева коронавирусны беркая да китмәде, ди. Хәлләр тагын кисенләнү сәбәпле, 5 нче санлы хастаханә июль аеннан тагын ковид-госпиталенә әйләнде. Андагы хезмәткәрләр көчәйтелгән режимда эшли.

Бүген республикада 8 меңләп волонтер эшли. Активистлар пандемиянең беренче көннәреннән кешеләргә ярдәм кулы сузалар: олы кешеләрнең өйләренә азык-төлек һәм дарулар итәләр.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: