Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 июль 2021, 12:08

Бергәләп тырышсак кына җиңә алачакбыз

Сертификатың булса, бөтен ишекләр дә ачык. Һәрвакыт ПЦРга анализ биреп йөреп булмый бит инде.

Бергәләп тырышсак кына җиңә алачакбыз
Бергәләп тырышсак кына җиңә алачакбыз

 

Республикада ковидка каршы чикләүләрне тагын күчерделәр. Әлегә күпме вакытка икәнлеге билгесез. Кино, рестораннарга һәм шәһәрара автобусларга прививкасыз да кереп булачак. Әмма битлек режимы саклана.

Республика буенча Роспотребнадзор башлыгы Анна Козак әйтүенчә, чикләүләрнең икенче пакетын әлегә кертү мөһимлеге юк.

Чикләүләрне күчерүләре турында пассажирлар да, тикшерүчеләр дә белмәгән. Автовокзалда иртүк кассада прививка ясату турындагы сертификатны күрсәтү турындагы игъланнарны элеп чыкканнар. Кассага билет алырга килүчеләр, чынлап та, барсы да сертификат тотып килә.

Студентка Алсу Рахманова өчен QR-код күптән инде универсаль пропускка әйләнгән. Сертификатың булса, бөтен ишекләр дә ачык, ди ул. Һәрвакыт ПЦРга анализ биреп йөреп булмый бит инде. Ә иң мөһиме – кеше вируска каршы ныклы иммунитет ала.

 Әгәр прививка ясатырга 25 кеше теләк белдерсә, оешмаларда мобиль пункт оештырырга була. “Стеклонит” оешмасы хезмәткәрләре фикеренчә, чирнең нәтиҗәләре авыр, шуңа чирләмәскә тырышалар. Беренче компонентны ясатканда кеше бик күп булмаса, әле исә чиратта утыручылар күзгә күренеп арткан.

Бу уңайдан мәктәпкәчә һәм мәктәп оешмаларында хәлләр күпкә үрнәк булырлык. Бүгенге көндә укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең 50 проценттан артыгы прививка ясаткан. Ата-аналарның да күбесе бу мәсьәләгә җитди карый. Пандемияне бергәләп тырышсак кына җиңә алабыз шул.

Бүгенге көндә республикада 900 мең кеше прививка ясаткан. Әле яртысы да юк дигән сүз. РФ Президенты 1 ноябрьгә кадәр 80 процент халык вакцинация үткән булырга тиеш дигән бурыч куйды.
Чыганак: bash.news

Фото: bash.news

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: