Башкортстанда коронавирустан прививкасы булмаган пациентларны план буенча дәваханәгә салмаячаклар.
Бу хакта бүген, 26 июльдә, хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Мондый карарны оператив штаб кабул иткән.
“Баш табиблар һәм әйдәүче белгечләр фикеренчә, бүген, онкология һәм кардиология ярдәменнән тыш, план буенча госпитализация коронавирустан мәҗбүри вакцина булганда гына мөмкин икәнлеге турындагы кагыйдәне кертү кирәклеге бар. Бу безгә медицина оешмаларында чир таралу хәвефен киметергә һәм медицина ярдәмен өзлексез тәэмин итәргә булышачак”, – ди министр.
Дистанцион медицина ярдәме алу өчен вакцинация турында сертификат кирәк түгел, дип тә өстәде Максим Забелин. Шулай ук онкология һәм кардиология буенча ярдәм таләп ителгән пациентлардан да прививка сорамаячаклар.
Бу хактагы үзгәрешләр 2 августтан үз көченә керәчәк.
Чирләргә язмасын инде. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк.