2030 елга Русиядә “Санитар калкан” проекты кысаларында яңадан-яңа вирусларны өйрәнү өчен 36 диагностика лабораторияләре булдырылачак.
Бу хакта “Россия 1” телеканалы эфирында РФ хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде.
Сәясәтче аңлатуынча, проект кысаларында яңа инфекцияне ачыклаган очракта дүрт көннән аны киләчәктә белер өчен тест-система эшләп чыгару мөмкинлеге булдырылачак. Ә дүрт ай эчендә әзер вакцина тәкъдим итеп булачак. “Моның өчен без җитәрлек тәҗрибә тупладык”, – ди Голикова.
Мондый хәбәрләр ишетү күңелгә шом сала. Бу коронавирус кебек җитди вируслардан котылып булмаячак дигән сүз була түгелме? Ай-һай...
Чыганак: Lenta.ru