Барлык яңалыклар
Коронавирус
25 июль 2021, 12:01

Йокың туймаса...

Ә сезгә ничә сәгать йокы җитә?

fb.ru
fb.ru

Туйганчы йокламау коронавирустан вакцинаның нәтиҗәлелегенә йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта табиб-сомнолог Михаил Полуэктов хәбәр иткән.

“Йокы җитмәү вакцинация нәтиҗәлелеген киметә. Һәрхәлдә, моны гепатит А һәм гриппка каршы вакциналар эшләү раслады”, – диде ул.

Аның әйтүенчә, йокы җитмәү чир йоктыру хәвефен арттыра икәнлеген дәлилләүче тикшерүләр бик күп.

“Чөнки йокы белән иммунитет бер-берсенә бәйле. Йоклаган вакытта иммунитет ныгый, тернәкләнә. Атап әйткәндә, йокы аз булганда Т-лимфоцитлар эшләнеп чыгу бозыла. Ә алар иммунитетның күзәнәкләр дәрәҗәсендәге эшчәнлегендә катнаша”, – дип аңлата табиб.

 “Йокы – чирдән иң яхшы дәва”, – дип борынгыдан ук белми әйтмәгәннәрдер.

Чыганак: https://tass.ru

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: