Барлык яңалыклар
Коронавирус
24 июль 2021, 15:51

Көн саен югалтабыз...

Коронавирус  кагылмаган гаилә калмагандыр. 

rtp-news.com
Фото:rtp-news.com

Бүгенге көндә республикада барлыгы 46 460  кеше коронавирус инфекциясен кичергән дип исәпләнә.

Соңгы тәүлектә тагы 249 кешедә “таҗлы вирус” ачыкланган. Республика стационарларында әлегә 675 авыру дәвалана. Ковидны төрле кеше төрлечә кичерә. Дәваханәләрдә ятучыларның 67се  – авыр хәлдә, 9 кеше ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган.

2058 кеше коронавирусны җиңел кичерә, алар өйләрендә амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 303 кеше терелеп чыккан. Барлыгы исә 43 004 кеше коронавирусны җиңгән дип исәпләнә.

Коронавирус белән беррәттән дәваханәдән тыш пневмония йогу очраклары да кимеми. Соңгы тәүлектә бу диагноз 135 кешегә куелган (терелеп чыгучылар саны – 138).

Вакцинага килгәндә исә, Башкортстанга барлыгы аның 1 031 680 дозасы кайтарылган.

864 283 кеше (кайтарылган вакцинаның 83,8%) 1 компонентны ясатса,

2 компонентны 563 667 кадаткан.

Соңгы тәүлектә 30 090 кеше вакцина ясаткан. (12 187 кеше 1 компонентны ясатса, 17 903 кеше  – 2 компонентны).

Пандемия узган елның мартында игълан ителде. Ул вакыттан соң байтак сулар акты. Кешеләр коронавируска карата төрле стадия кичерде. Башта кабул итә алмады. Аннары ышанырга туры килде. Әле инде: “Коронавирус грипп кебек инде  ул. Грипп ел саен килә. Аның ни куркынычы бар?!” – диешәләр.

Түгел шул. Грипп йогышлы булса да, кешеләрнең үпкәләрен ул кадәр зарарламый, ковидтан соңгы кебек бер кочак кире күренешләр дә грипптан соң – сирәк күренеш. Моңа дәлил – коронавирустан үлүчеләр саны көн саен артуы...

Ә барлыгы үлүчеләр саны 723 кеше тәшкил итте.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: