Барлык яңалыклар
Коронавирус
23 июль 2021, 23:17

Вакцинаны юк иткәннәр

Хастаханә хезмәткәрләре акча эшләп ятканнар.

news.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Брянск  өлкәсе   дәваханәсенең өч хезмәткәре  коронавирустан вакцинаны пациентларга кадар урынына юк иткәннәр.

Сельцо шәһәре дәваханәсенең  хезмәткәрләре  халыкка вакцина ясау турындагы бердәм системага прививка ясадык дигән ялган мәгълүмат керткәннәре өчен акча алып яткан. Үзләре исә вакцинаны кулланмыйча аны утильләштергән. Ялган прививкалар ясауны өлкән шәфкать туташы, программист һәм персональ ЭВМ операторы оештырган.

Бу хәлләр агымдагы елның маеннан алып июльгә кадәр дәвам иткән.  Урында яшәүче  берничә дистә кешегә “вакцина ясаганнар”.

РИА мәгълүмат агентлыгы хәбәре буенча, тикшерү эше кысаларында югарыда язылган өч кешегә шәһәрдән чыкмау турында подписка рәвешендә чикләү чарасы билгеләгәннәр. Алар үз гаебен таныганнар һәм кылыкларында үкенгән.

Чыганак:    Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: