+24 °С
Дождь
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 июль , 14:02

Сакланырга инде

Мәктәпләр, икмәк заводы, төзүче оешма хезмәткәрләре бүген вакцина эшләткәннәр.

Сакланырга инде

Республикада предприятиеләре хезмәткәрләрен вакцинацияләү дәвам итә. Бүген берьюлы берничә оешмага медицина бригадалары килгән Хезмәткәрләр эш урыннарында прививкалар ясатканнар, ә икенче компонентны эшләтүчеләргә сертификатлар бирелгән.

Шулай итеп, бүген сәүдә челтәрләренең берсе һәм Уфа икмәк заводы хезмәткәрләре вакцинация ясаттылар. Предприятиегә инде 15 ел. Анда коллектив зур. Бүген 30 кеше прививка ясатты. Инде аларның яртысы вакцинаның икенче компонентын кадаткан.

Мәгариф хезмәткәрләре арасында да вакцинация бара. Уфаның күп кенә мәктәпләрендә хезмәткәрләр прививканың икенче компонентын ясаткан, ә вакцинацияләнүчеләр саны 40 процентка җиткән. Шулай итеп, уку йортларында даими рәвештә профилактикалау чаралары үткәрелә. Һәр кабинетта - рециркуляторлар, ишек алдында – кулларны эшкәртү өчен антисептик. Әлбәттә, территориядә битлек режимы.

Шулай ук вакцинацияне эш урынында республиканың иң эре төзүче оешмаларының берсе  дә үткәрде. 60тан артык кеше "V спутнигы" кадатты. Шул ук вакытта, узган тәүлек эчендә COVID-19дан  6 кешенең гомере өзелүе теркәгән. Республикада коронавирустан үлүчеләр саны 706 кешегә җиткән.

Сакланырга инде
Автор:Каспранова Ләйсән