+24 °С
Облачно
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 июль , 12:44

Прививка ясату – чиргә киртә ул

Шулай ди Балтач үзәк район дәваханәсенең баш табибы вазифасын вакытлыча башкаручы Салават Гыйльметдинов. 

Салават Гыйльметдинов, антитәнчекләре булуга карамастан, прививка ясатты.Фото:Газим ТАЛИПОВ.

Без яшәгән вакыт – үзенчәлекле. Фәнни-техник ачышлар, медицина казанышлары югары дәрәҗәдә. Әмма сынаулы чир килеп чыгуы хәтта белгечләр алдына да зур имтихан куйды.

 

Һәр яңалык бераз шүрләтә. Бүгенге эпидемиологик хәлгә бәйле сорауларга ачыклыкны тик белгечләр кертә ала. Шул максаттан Балтач үзәк район дәваханәсенең баш табибы вазифасын вакытлыча башкаручы Салават ГЫЙЛЬМЕТДИНОВКА мөрәҗәгать иттек.

– Салават Фаат улы, сынаулы чор үз таләпләрен куя. Бүген безнең районда эпидемиологик хәл нинди?

– Безнең районда яңа коронавируслы инфекция буенча эпидемиологик хәл, кызганычка каршы, катлаулы. Авыручыларның артуы июнь ахырында башланды. COVID-19га бирелгән ПЦР "уңай" анализлар саны көннән-көн арта бара, шулай ук дәваханәнең ОРВИ һәм грипп билгеләре булган бокс фильтрына мөрәҗәгать иткән пациентлар саны да арта. Бер атна эчендә мөрәҗәгать итүчеләр саны 195 кеше тәшкил итте, шулай ук ашыгыч медицина ярдәмен чакырту очраклары да күбәя. Роспотребнадзорның Бөре шәһәре буенча мәгълүматларына караганда, ел башыннан районда 137 кабат расланган инфекция очрагы теркәлгән. Балтач районында бер атна эчендә COVID-19 яңа коронавируслы инфекция белән авыруның 30 очрагы ачыкланды. Бүгенге көндә амбулатор дәвалануда 42 пациент бар, шуларның  3есе – балалар. 9 гаиләдә чир чыганагы  булуы билгеле булды.

– Чирләүчеләрнең хәле ничек, алар кайда дәвалана?

– Бүген һәркайсы медицина хезмәткәре күзәтүе астында дәваланалар. 14 кеше стационар дәвалануда , 11 кеше – Бөре шәһәренең йогышлы авырулар госпиталендә, 1 кеше – Уфа шәһәренең 18нче шәһәр клиник дәваханәсендә, 1 йөкле ханым – Уфа шәһәренең Дим районы шәһәр клиник дәваханәсендә, 1 бала – республика йогышлы клиник дәваханәсендә. Аерым әйткәндә, бер чирленең хәле авыр, калганнары чирне уртача хәлдә үткәрә. Бер атна эчендә 12 пациент дәваханәгә озатылган, 5 пациент дәваланып чыккан, бәхеткә, үлүчеләр юк. Балтач үзәк район дәваханәсенең инфекция блогында пневмония диагнозы белән 4 чирле дәвалана. Бер кеше авыр хәлдә.

– Безнең районда яңа коронавируслы инфекция белән авыручыларның саны артуы нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз?

– Беренчедән, безнең районда, кызганычка каршы, вакцина ясатучылар проценты түбән, ә бит бу – авыруны профилактикалауның төп, куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы. Кешеләр авыруны искәртүнең мөһимлеген аңламый, күпләр авырмасбыз яисә чирне җиңел формада кичерербез дип уйлыйлар. Икенчедән, битлек киеп йөрү, социаль дистанцияне саклау, дезинфекция чаралары белән кулларны эшкәртү кебек гади чаралар үтәлми. Өченчедән, җәйге ялларга бәйле, Русиянең башка төбәкләреннән килүчеләр саны артты.

 – Безнең районда вакциналаштыру нинди темплар белән бара?

– Иң мөһиме – бу чир таралуга юл куймас өчен коллектив иммунитет булдыру кирәк. Саннарга килгәндә, ул халыкның 60 процентын тәшкил итәргә тиеш. Шул очракта чир таралырга форсат калмый. Безнең районда 8460 кешегә вакцина ясау күзаллана. Бүгенге көнгә 3615 доза вакцина килде. 3037 кешегә беренче компонент эшләнгән, бу планның 35,8 процентын тәшкил итә. Ә икенче компоненты белән 2061 кеше вакциналаштырылган, бу – 24,3 процент. Бу – коры саннар түгел. Һәр санда кеше гомере, сәламәтлеге. Моны һич кенә дә онытырга ярамый. Алдан хәстәрләгәннәрне генә киләчәген кайгыртканнар исәбенә кертер идем. Кеше сәламәтлеге, гомере үзеннән тора, дип әйтү бер дә арттыру түгел ул.

– Үзәк район дәваханәсендә нинди вакциналар бар?

– Бүгенге көнгә үзәк район дәваханәсендә вакцинаның Гам-КОВИД-Вак, SARS-CoV-2 вирусы белән килеп чыккан инфекцияне профилактикалау өчен ике компонентлы вектор вакцинасы („Спутник V” сәүдә маркасы буенча) 578 доза күләмендә һәм Кови-Вак вакцинасы бар. Бездә вакциналау  бригадасы оештырылган, районыбыз авылларына һәм оешмаларына чыгу җайга салынган.

– Яңа коронавируслы инфекциягә антитәнчекләр булганда прививка ясатырга кирәкме? Аның кире йогынтысы юкмы?

– Антитәнчекләр булуы вакциналаштыруга кире күрсәтмә була алмый. Мин, шәхсән үзем, антитәнчекләр титры 14,5 берәмлек була торып, „Спутник V” вакцинасы белән прививка ясаттым. Авырлык  тоймадым, вакцинацияне яхшы кичердем. Антитәнчекләр титры никадәр күбрәк булса, сез яңа коронавирус инфекциясенә ныграк каршы торачаксыз. Прививка ясату – чиргә киртә ул. Авыруны дәвалауга караганда аны кисәтү, булдырмау өчен тырышырга кирәк. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим!

– Эчтәлекле, фәһемле әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Рима ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА.