Вице-премьер Татьяна Голикова коронавируска каршы прививка ясатырга теләүчеләргә үзенең киңәшләрен бирде.
Ягъни, Голикова русиялеләрне 42 көн дәвамында алкоголь эчемлекләр кулланмаска чакырды, чөнки иммунитет формалашу процессы нәкъ шулкадәр вакыт дәвам итә. Шулай ук бу чорда кешеләр күпләп җыелган җәмәгать урыннарында йөрү киңәш ителми. Ә инде битлекләр киеп, социаль дистанция үтәүне әйтеп торасы да юк.
“Иң мөһиме – 42 көн дәвамында вирус йоктырмаска. Вакцинация – саклану гына түгел, ул җаваплылык та. Кеше прививка ясатырга карар итте икән, ул шушы киңәшләрне күз уңында тотарга һәм үтәргә бурычлы”, – диде вице-премьер.