Барлык яңалыклар
Коронавирус
21 сентябрь 2020, 02:24

Коронавирусның кеше организмына йогынтысы коточкыч

2019 ел ахырында без тәүге тапкыр коронавирус турында ишеттек.

Галимнәр яңа коронавирус инфекциясен өйрәнүне дәвам итәләр.
Мәсәлән, Ливерпуль институты, Лондонның Университет көллияте, Йельск университеты тикшеренүчеләре COVID-19 баш мие зарарлануга китерүче неврологик процессларны котыртуын ачыклаган.
Коронавирус йоктырган һәм шул сәбәпле неврологик һәм психиатрик катлаулануларга ия булган 62% авыруларда баш миен кан белән тәэмин итү системасы бозылуын раслаган.
31% пациентлар зиһеннәре чуалудан интеккән, хәтта озак вакыт дәвамында һушсыз ятучылар да булган. Шулай итеп, галимнәр фикеренчә, коронавирус шаукымнары арасында иң еш очрый торганнары – инсульт һәм энцефалит (баш мие тукымаларының ялкынсынуы).
Энцефалит катлаулырак формага – кискен энцефаломиелитка – күчәргә мөмкин. Ул очракта баш мие дә, арка мие дә ялкынсына, нейроннар миелинлы тышчаларын югалта, боларның барысы да тарау склерозга (рассеянный склероз) охшаш билгеләргә китерә.
Шул ук вакытта COVID-19ның неврологик шаукымнары төрле пациентларда: яшьләрдә, өлкәннәрдә, хәвеф төркеменә кермәгән авыруларда яисә акыл халәте җитди үзгәрешләргә дучар пациентларда да очравы ихтимал.
Читайте нас: