Әлегә илдә коронавирус таралуны туктата алмыйлар: ул зур адымнар белән һаман алга атлый.
Русия фәннәр академиясе академигы, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Николай Брико әйтүенчә, карантин чараларын вакытында кабул итү инфекциянең артык тиз таралуына юл куймады. Икенчедән, медицина хезмәтләренә дә әзерленергә вакыт булды.
Брико фикеренчә, инфекциянең куркынычы шунда: аның инкубацион чоры 2дән 20 көнгә кадәр һәм чит илдән кайтучылар берникадәр вакыт үткәч кенә чирли. Шуңа башта чит илләрдә чир йоктыру ихтималы турында кисәтергә һәм кайтучыларны тикшерергә кирәк иде, бүген инде барысын да ачыклап бетү мөмкин түгел, дип исәпли эпидемиолог. Аның билгеләвенчә, коронавирус белән чирләүчеләрнең күбесе Европа илләреннән кайткан.
“Хәзер эпидемия үсешенең башка фазасы – чир таралуның икенче һәм өченче баскычлары бара, бу инде инфекция чыганаклары күбәюе турында сөйли”, – ди Брико.
Вирус туганнар үзара тыгыз аралашканда, җәмәгать урыннарында тиз тарала. Шулай ук медицина оешмаларында, картлар йортларында, хәрби учреждениеләрдә һәм кешеләр күп җыела торган башка урыннарда чир йоктыручылар саны һаман арта бара, ди эпидемиолог.