COVID-19 пандемиясе берничә ай эчендә бар дөньяны яулап алды. Хөкүмәт кризиска каршы чаралар эшләгән арада, бизнес та вирус белән көрәшкә кушылды – ярдәмгә әзер эшкуарлар саны көннән-көн арта бара.
Бүген безгә балаларыбызга, аеруча, көн саен балалар бакчасына йөрергә мәҗбүр булучы сабыйларга, игътибар бүләргә кирәк. Сүз үзизоляция чорында өзлексез эшләүче әти-әниләрнең махсус “дежур төркем”гә йөрүче балалары турында бара.
Бүгенге көндә мондый төркемнәр Уфаның һәр районында оештырылган. Һәр төркемдә балалар саны 12дән артмый, аларның сәламәтлеге ныклы күзәтү астында тотыла.
“Уральский лес” урман сәнәгате компаниясе (башкаручы директоры Руслан Хәйретдинов) Уфаның дежур балалар бакчаларын һаваны зарарсызландыручы бактерицид рециркуляторлар белән тәэмин итү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Рециркуляторларны мебель продукциясе һәм медицина техникасы җитештерүче “Медстальконструкция” оешмасында сатып алганнар.