Илебездә SARS-CoV-2 аркасында барлыкка килгән пневмония авыруының яңа дулкыны көтелә. Бу хакта “Известия”гә Пирогов исемендәге Русия медицина милли-тикшеренү институтының балалардагы йогышлы авырулар кафедрасы доценты Иван Коновалов белдерде.
Аның сүзләренчә, коронавирус йоктыруның 1-2 атнадан кисәк кенә артуы русиялеләрнең май бәйрәмнәрендә үзизоляция режимын бозуы аркасында килеп чыгачак.
“Чирнең иң югары ноктасына әле ерак, бернинди плато да көтелми, плато теркәлер өчен берничә атна дәвамында чирнең үсеше булмаска тиеш”, – ди инфекционист.
Табиб шуны да әйтте, әгәр гражданнар урамнарга “барыбер кайчан да булса COVID-19 белән чирләячәкбез” дигән уй белән чыга башласа, авыр чирлеләр артачак. Мондый тенденция әлеге вакытта клиникалары коронавирус йоктырганнар белән тулган төбәкләр өчен аеруча куркыныч. Җитмәсә, ул медицина учреждениеләрендә персонал да җитешми, чөнки күпләр авыр шартларга түзмичә эштән китә.
Коновалов шуны да өстәде: илдә һәркемнән коронавирус инфекциясенә анализлар бирдерү каралмаган, ә беренче нәтиҗә дөрескә туры килмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә таҗлы вирус йоктыручылар саны рәсми саннардан күпкә артыграк булуы бар, беренче чиратта чирне бер билгеләрсез үткәрүчеләр исәбенә.