Барлык яңалыклар
Коронавирус
6 Май 2020, 14:50

Коронавирус буенча соңгы саннар билгеле

Һаман арта...

Оператив штабның соңгы мәгълүматлары буенча, бүген, 6 майда Башкортстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны 1160 кешегә җитте.
Соңгы тәүлектә тагын 24 кешенең вирус йоктыруы ачыкланды. Барлыгы 259 кеше әлеге чирдән дәваланган. Үлүчеләр саны үзгәрешсез кала.
Русия буенча 165 929 кеше COVID-19 белән чирли дип исәпләнә. Соңгы тәүлектә яңа вирус 10 559 кешедә теркәлгән. 86 кешенең гомере өзелгән, үлүчеләрнең гомум саны – 1537.
Дөнья буенча 3 миллион 600 меңнән күбрәк кешедә коронавирус расланган.
Читайте нас: