Барлык яңалыклар
Коронавирус
4 Май 2020, 03:26

Коронавирус таралган төбәктән 200 вахтовик республикага кайтты

Тагы 1600 кешене кайтарачаклар.

Башкортстан тәүге төбәк булып Якутиядәге Чаянды яткылыгыннан вахтовикларны кайтара башлады.

3 майда «Магнитогорск» аэропортына Чаяндыда эшләгән 200 вахтовиклар белән беренче рейс кайтты.
Барлык вахтовикларны да Әбҗәлил районындагы санаторийларның берсенә обсервациягә урнаштырдылар. 2 атналык карантиннан соң медицина тикшеренүләре үткәч, алар гаиләләре янына кайтачак.
Хәтерегездә булса, 28 апрельдә Якутиянең Ленский районында вахтовиклар, карантин таләпләренә җавап бирмәгән яшәү шартларына каршы килеп, митингка чыккан иде. Алар Башкортстан Башлыгына социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иттеләр. Коронавируска тапшырган анализлары нәтиҗәләрен ала алмауга да зарланды. Коронавирус йоктырган һәм сәламәт булганнар барысы бергә тулай торакларда яши, дип ачынып сөйләде вахтовиклар. Яткылыкта эшләүчеләрнең саклану чаралары да булмаган.
30 апрель көнне хөкүмәттә үткән утырышта якташларны республикага кайтару турында карар кабул ителде.
Вахтовиклар арасында югары тән температуралылар юк. Кешеләр арыган, алар бик озак очкан, әмма кәефләре яхшы. Ниһаять, туган якка кайтып җитүләренә алар чиксез шат”, – ди махсус бортны каршылаучы БРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нафиков.
Вахтовиклар арасында Баймак, Зилаер, Хәйбулла районнары, Баймак һәм Сибайда яшәүчеләр бар. Аларның барысы да коронавируска тест тапшырган, тест нәтиҗәләре – кире.
Без тәүгеләрдән булып Якутиянең Чаянды яткылыгыннан 200 якташыбызны республикага алып кайттык. Анда бик катлаулы хәл килеп туган иде, эшчеләрне кичекмәстән өйләренә кайтарырга кирәк булды. Араларында коронавирус йоктыручылар булу ихтималы зур. Барысын да яткылыктан чыгарачакбыз, тагы 1600ләп кешене алып кайтасы бар. Әлбәттә, табиблар һәм бу эшне оештыручылар иңенә әлеге мәсьәлә җитди нагрузка булып ятачак. Авырганнарны терелтәчәкбез, ә кем вирус йоктырмаган, башкаларга хәвеф янамасын өчен, аларга катгый изоляциядә яшәп торырга туры киләчәк. Мине аңлавыгызны үтенәм”, – дип язды Радий Хәбиров үзенең Facebook-тагы битендә.
Читайте нас: