Узган тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның тагы 80 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, Башкортстанда таҗлы вирус йоктыручылар саны 1 102гә җитте. Яңа саннарны Русиядә коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб китерә.
Ә хәтерлисезме? Башта алар нибары өч кеше иде! Ә хәзер бу сан 300 тапкырдан да артыгракка үсте...
Ә Русиядә соңгы тәүлек эчендә илнең 82 төбәгендә 10 581 вирус йоктыру очраклары теркәлгән. Әйткәндәй, аларның 5 352се (50,6%) элемтәдә булган кешеләрдә ачыкланган һәм ул авыруларда чирнең клиник билгеләре булмаган. 1 456 пациент, савыгып, дәваханәләрдән чыккан.
Барлыгы илебезнең 85 төбәгендә 145 268 коронавирус йоктыручы теркәлгән. Терелеп чыгучылар саны 18 095кә җиткән.
Узган тәүлектә 76 үлем очрагы расланган. Барлыгы 1 356 кеше таҗлы вирустан дөнья куйган.
Тормыш шулкадәр үзгәрде... Үзизоляциягә киткәндә җирдә кар ята иде, инде ямьле язлар җитеп, яшел чирәм калыкты. Кояш та җылысын жәлләми. Дөнья шулкадәр матур һәм рәхәт!
Берүк мәкерле чир юкка чыксын, авырганнар терелә күрсен. Коронавирус безнең барыбызны да шулкадәр үзгәртте, элекке тормышыбызга кайткач, без һичшиксез аның кадерен беләчәкбез.
Сау-сәламәт булыйк, дуслар! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!