Барлык яңалыклар
Коронавирус
3 Май 2020, 15:59

Рөстәм Әхмәдинуровны пневмония белән хастаханәгә салганнар

Соңырак аның коронавирус белән зарарлануы ачыкланды.

Башкортстанның “Бердәм Русия” башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Әхмәдинуров пневмония белән хастаханәгә салынды, дип хәбәр итте Республика Башлыгы Радий Хабиров социаль челтәрләрдә.
“Бүген без COVID-19 анализы нәтиҗәләрен алдык. Ул уңай. Төнлә штабта хәвефсезлек һәм дезинфекция чаралары үткәрелде, контактта булучыларны изоляцияләделәр”, - дип язды Радий Хабиров.
Эпидемиянең беренче көннәреннән Рөстәм Әхмәдинуров "Бердәм Русия" штаб-квартирасында иң ярлыларга, күп балалы гаиләләргә, ялгызларга, өлкән яшьтәгеләргә булышу өчен волонтерлар эшен оештырды. Штаб элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк, офиска яңа волонтерлар килгән.
Читайте нас: