Барлык яңалыклар
Коронавирус
3 Май 2020, 00:12

Ник арта?

Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әлеге хәлгә аңлатма бирде.

Башкортстанда коронавирус йоктыру очраклары көн саен арта. Моның сәбәбе нидә? Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әлеге хәлгә аңлатма бирде.
-Чир йоктыручы кешеләрнең күбрәк ачыклана баруы Башкортстанда лаборатор тестларның артуы, чирләүчеләр белән бәйләнештә булган барлык кешеләрнең, Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән кайтучыларның тикшерелүе белән бәйле, - ди министр.
Барлыгы республикада 77474 тикшерү үткәрелгән, 71383 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектә – 3606 кеше.
Бүген республикада коронавирус белән авыручылар саны 935кә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция йоктыруның 92 очрагы ачыкланды.
Читайте нас: