Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 апрель 2020, 15:39

Республикада коронавирус йоктыручылар саны 700гә якынлашты

Ә Русиядә таҗлы вирусны йоктыручылар тиздән 100 меңгә җитә.

28 апрельгә булган оператив мәгълүматларга ярашлы, республикада 631 коронавирус йоктыручы исәпләнә. Тәүлек эчендә алар саны 61 кешегә арткан.
Шуларның 80е терелеп чыккан, 14е– үлгән, диелә стопкоронавирус.рф сайтында.
Русиядә исә соңгы тәүлек эчендә 6 411 яңа COVID-19 инфекциясен йоктыручы өстәлгән. 72 үлем очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 1110 кеше терелгән.
Гомум алганда Русиядә 93 558 коронавирус йоктыручы исәпләнә, шуларның 8 456сы терелгән, 867се бакыйлыкка күчкән.
Бүгенге көндә Русиядә табиблар күзәтүе астында – коронавируска шикле 192 728 кеше.
Анализларга килгәндә, илнең төрле төбәкләрендә COVID-19га 3,13 миллион лаборатор тикшеренүләр үткәрелгән.
Кызганычка каршы, коронавирус әле һаман һөҗүм итә, аны йоктыру күрсәткечләре көн саен арта гына килә...

Сәламәт булыйк, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!
Читайте нас: