Уфаның 21 санлы дәваханәсе 13 апрельдә карантинга ябылган иде...
Ул чакта дәваханә эчендә шактый санда медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар торып калды. Менә шул көннән алып ике атна вакыт үтеп китте, хезмәткәрләр изоляция шартларында, зур тырышлык салып эшләделәр. Ниһаять, бүген иртән алар стационар бинасыннан чыктылар.
Дәваханәнең баш табибы Ринат Нагаев вахтадан чыгучы һәркемгә “Актив тормыш позициясе, түземлек, героизм, катлаулы хәлләрдә эшләү сәләтенә ия булган өчен, КОВИД-19 белән көрәшкән өчен” дигән сүзләр язылган рәхмәт хатын тапшырды.
БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, медицина учреждениесы гадәти режимда эшли башлады.