Республика клиник дәваханәсе җитәкчесе Эльза Сыртланова урынында эшләгән Белорет үзәк район хастаханәсенең баш табибы Евгений Кустов бүгенге көндә коронавирус учагына әверелгән учреждениедә нинди хәлләр барлыгын сөйләп үтте.
Табиб сөйләвенчә, 22 апрельгә кадәр дәваханәдәге инфраструктураны йогышлы авырулар госпиталенә туры китереп үзгәртеп корганнар. Шуңа кайчагында тәүлегенә нибары берничә сәгать кенә йокы эләккән, социаль челтәрләргә “кул җитмәгән”.
“Мондагы хәлләр турында бик күп ялган сүзләр ишетергә туры килде. Бүгенге көндә сезнең якыннарыгыз гомерләре өчен көрәшүчеләргә күпләрегез арттан килеп пычак кадарга әзер. 6 апрельдә монда калып, тешләрен кысып түзеп, 20 апрельгә кадәр эшләүләрен дәвам итүчеләргә – ихлас рәхмәтләрем. Бөтен дөньяны ялмап алган афәт белән күздән күзгә тәүгеләрдән булып сез очраштыгыз. Вакыт барын да үз урынына утыртыр. Әле ял итегез һәм көч туплагыз. Сезнең алмашка бөтен республикадан медицина хезмәткәрләре җыелды”.
Е.Кустов сүзләре буенча, 26 апрельгә дәваханәдә 138 кеше булган. Шуларның 28е – дәваханә хезмәткәрләре, реанимациядә өч кеше, ИВЛга беркем дә тоташтырылмаган. Барлык авырулар да, чирнең катлаулылыгына карап, төрле катларга урнаштырылган. Хәвефселек өчен табиблар саклану чаралары куллана, хастаханә төрле зоналарга бүленгән, пациентларны күчереп йөртүнең аерым тәртибе расланган, бүлмәләр дезинфекцияләнә, операцион блокта вентиляциянең аерым режимы булдырылган.
“Ә! Онытып китә язганмын. Аня А., сез миңа шәхси хәбәр язгансыз: “Евгений Владимирович! Безнең әни Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе реанимациясендә ята. Гаиләбез зур, дусларыбыз да күп. Һәркем аның хәле турында беләсе килә. Әмма табибларны артык борчыйсы килми... Аларга болай да җиңел түгел! P.S. Зинһар өчен аңа ярдәм итегезче, аны барысы да бик ярата һәм өйдә көтә. Аның 12 яшьлек кече улына һаман да ни дип әйтергә белмибез...” Гафу итегез, Аня. Иртәрәк җавап бирергә мөмкинлек булмады. Реанимация мөдире сүзләре буенча, әниегез ИВЛ аппаратыннан 24 апрельдә күчерелгән. Хәле авыр, әмма стабиль. Дәвалануны тулы күләмдә ала. Ул көрәшә, афәрин! Белоретлыларны таныйм! Алар миңа монда туганнар кебек!” – дип яза дәваханә җитәкчесе.
Хәтерегезгә төшерәбез, соңгы мәгълүматлар буенча, республикада 570 кеше COVID-19 йоктырган дип исәпләнә. Шуларның 14е үлгән, 72се – терелгән.