- Теләсә кайсы башка вирус кебек үк, коронавирус та үзгәрергә – “мутировать” итәргә мөмкин. Бүген дөньяның төрле илләрендә аның йөзләрчә геномы тикшерелгән. Бу күрсәткечләр соңгы берничә айда барлыкка килгән мутацияләрнең әллә ни зур булмавын һәм вирусның сыйфатларын, төзелешен үзгәртмәвен күрсәтте. Барлык өч штамм да бер-берсеннән әллә ни сизелерлек аерылмый. Димәк, алар төрле технологияләр кулланып, бердәм вакцина эшләү өчен кандидат булып тора ала. Кайсы вакцина аеручы хәвефсез, иммуноген һәм эпидемиологик яктан нәтиҗәле дип табыла, шунысын кабул итәчәкләр.