Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 апрель 2020, 16:55

Коронавирус безнең янда бөтенләйгә калмакчы

Шулай дигән фикердә илнең баш санитар табибы.

Илнең баш санитар табибы, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова “Россия1” каналында иң көнүзәк сорауларга җавап бирде.
– Кайчан бу чиргә каршы үзебезнең вакцина булачак?
– Бүген без шушы максатка илтүче юлдан китеп барабыз. Берничә вакцина өстендә эшлибез. Җәй башына төгәл сроклар билгеле булыр, мөгаен.
– Катгый карантин чаралары озак сакланырмы?
– Безнең яңа чынбарлык. Безгә вирус килде. Һәм ул безнең белән озакка калмакчы, бәлки, бөтенләйгә дә торып калыр. Бүгенге чаралар вирус таралмасын өчен кабул ителде. Һәм, әйтергә кирәк, алга китеш сизелә, өмет күренә. Әмма, әгәр без бүген бәләкәй генә бер хата ясасак та – кабул ителгән чикләүләрне һәм таләпләрне сакламасак – яңадан башлангыч ноктага әйләнеп кайтырга мөмкинбез. Ул чакта инде катгый чикләү чараларын яңадан башларга туры киләчәк. Бүген – кешеләр арыган, киеренкелек арткан вакытта, өстәвенә, алда бәйрәмнәр торганда – кирегә артка чигенергә мөмкинбез икәнлекне истә тотарга кирәк. Бу бик мөһим.
– Сез чирләп терелгән пациентларны күзәтәсезме? Гомум иммунитет барлыкка килү турында әйтеп буламы?
– Бездә хәзер шундый система бар: ул антитәнчекләрне күреп кенә калмый, ә аларның санын да билгели ала. Ул бүген, беренче чиратта, медицина хезмәткәрләрен тикшерергә мөмкинлек бирә. Әле иң югары дәрәҗә шул – персоналның 30 процент тирәсенең иммунитеты вирус белән очрашканнан соң киеренкегә әйләнә. Ягъни бу каты чирнең иммунитеты түгел, ә чирне үткәрү, вирус белән очрашу, бәлки, билгеләрсез үткәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән иммунитет. Без аларны саклаучы титрлар дип исәплибез.
Гомум билгеле факт: чирдән соң һәм вакцина нәтиҗәсендә халыкның 60 процентында иммунитет барлыкка килсә, вирус таралу процессы акрыная, аның кешедән кешегә йогуы тукталырга мөмкин.
Шуны да әйтергә кирәк, әле бездә экспресс-тестлар барлыкка килә. Аның ярдәмендә теге яки бу кешегә урамда, җәмәгать урыннарында йөрергә, мәсәлән, эшкә барырга ярыймы, юкмы икәнлеген белә алабыз.
Читайте нас: