БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың кайсы район-шәһәрләрендә ничә коронавирус йоктыру очраклары теркәлгәнен әйттеләр.
Коронавирус йоктыруның иң күп очраклары Уфада теркәлгән – 182 очрак. Бәләбәйдә алар саны – 42. Туймазыда – 17, Кушнаренкода – 12, Октябрьский шәһәрендә – 11, Кырмыскалы белән Стәрлетамак районнарында – 9, Зианчура, Иглин, Миякә районнарында һәм Нефтекамада 8әр кеше таҗлы вирус йоктырган.
Благовещен районында, Бөре һәм Мәләвездә – 7 кеше вирус иясе. Әлшәй, Нуриман районнарында, Күмертауда, Дүртөйледә 6шар вирус йоктыру очрагы расланган. Борай районы белән Салаватта 5ешәр вирус йоктыру очрагы ачыкланган.
Балтач, Благовар, Стәрлетамак, Баймак, Дәүләкән районнарында, Сибай һәм Яңавылда 4ешәр очрак теркәлгән. Бакалы, Бүздәк районнарында, Белорет һәм Учалыда 3әр коронавирус йоктыручылар бар.