Барлык яңалыклар
Коронавирус
24 апрель 2020, 22:14

Радий Хабиров үрнәгенә кушылдылар

Константин Толкачев ярдәм уңаеннан айлык хезмәт хакын күчерде.

Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев Радий Фәрит улының инициативасын хуплады һәм пандемия чорында ярдәм итү өчен айлык хезмәт хакын хәйрия фондына күчерде.
“Хәзерге эпидемиологик хәл икътисадка һәм күп гражданнарның матди хәленә тискәре йогынты ясый. Өлкән яшьтәге кешеләр, күп балалы гаиләләр, керемсез калган кешеләр өчен ярдәм кирәк. Моннан тыш, табиблар һәм волонтерлар эшенә булышу өчен акча кирәк. Күпләрнең акциядә катнашу мөмкинлеге бар. Пандемия бөтен оешмаларга да авыр тәэсир итмәде. Кайбер предприятияләр, киресенчә, үз керемнәрен арттырдылар ”, - диде Константин Толкачев.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров айлык хезмәт хакын мохтаҗларга ярдәм итү өчен күчерде. Уфа администрациясе хезмәткәрләре шәһәр кешеләренә булышу өчен бер көнлек хезмәт хакын күчерү хакында белдерделәр.
Читайте нас: