Барлык яңалыклар
Коронавирус
24 апрель 2020, 15:35

Коронавирус йоктыручылар буенча яңа саннар билгеле

Чир йоктыручылар саны арта.

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, бүген, 24 апрельдә Башкортстанда 455 кеше коронавирус белән чирли дип исәпләнә.
“Стопкоронавирус.рф” порталы хәбәр итүенчә, соңгы тәүлектә COVID-19 инфекциясе тагын 33 кешедә расланган.
Русиядә коронавирус диагнозы соңгы тәүлек эчендә 5849 кешегә куелган. Гомумән алганда, бүген илдә 68622 кеше әлеге чирне йоктырган дип санала. 5568 пациент терелгән, 615 кеше үлгән.
Читайте нас: