Шотландия милли сәламәтлек хезмәте, Глазго һәм Эдинбург университетлары галимнәре, коронавирус кеше гомерен уртача 10 елга кыскарта дигән нәтиҗәгә килделәр. Галимнәр Италиядә коронавирус белән авыручылар турындагы мәгълүматны кулланганнар. Галимнәр тикшеренүеннән күренүенчә, COVID-19 белән үлүче ирләр уртача 13 ел гомерен югалткан, хатын-кызларның гомер озынлыгы 11 яшькә кыскарган. Мондый исәпләүләр Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы, төрле авыруларның гомер озынлыгына тәэсире шкаласы буенча исәпләнгән. Бу коронавирусның ачык билгеләре булмыйча торып та, авыруны үткәргән кешеләрнең гомере шулкадәр кыскарырга мөмкинлеген искәртә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда 2,47 миллионнан артык инфекция очрагы ачыкланган, 169 меңнән артык кеше үлгән.