Табиб-педиатр һәм алып баручы Евгений Комаровский эчкечеләр белән наркоманнарның коронавируска каршы тора алуга өметләре бармы, юкмы икән дигән сорауга ачыклык кертте. Аның ролигы YouTube каналында урнаштырылган.
Табиб сүзләренчә, ул алкоголь һәм наркотик кулланучыларны коронавирус йоктыручылар статистикасында әлегәчә очрамаган. Бу категория кешеләрнең бер өстенлеге бар: алар даими рәвештә диярлек үзизоляциядә, ди табиб. “Аларның аралашу даирәсе болай да чикләнгән, танышлары аз. Шуңа аларның коронавирус йоктыру ихтималы әллә ни югары түгел”, – дигән Комаровский.
Ай башында табиб ни өчен кайсыбер кешеләрнең чирлеләр белән элемтәдә булып та коронавирус йоктырмавын әйткән иде. Ул бу мөмкинлекне җирле иммунитет эше белән аңлатты. “Җирле иммунитет ул – лайлалы тышчаларның саклау үзлеге. Борынның, бронхларның, йоткылык юлларының лайлалы тышчалары өслегендә лайла бүленеп чыга. Бу лайлада секретор иммуноглобулиннар бар. Алар организмга керергә тырышкан урында вирус күзәнәкләрен нейтральләштерә”, – дип аңлата Комаровский.