+2 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Коронавирус
23 апрель 2020, 19:41
Нинди җәза язган?
Җавапсызлыклары өчен җавап бирерләрме?
Җавапсызлыклары өчен җавап бирерләрме?
Италия халкы коронавирустан күп кеше үлүдә чиновникларны гаепли.
45 меңнән артык италияле Facebookта сәламәтлек системасындагы чиновникларга шикаять белдерү өчен NOI Denunceremo («Без дәшми калмыйбыз») төркеменә берләшкән, дип хәбәр итә
The Guardian
.
Бу кешеләрнең күбесенең якыннары мәкерле авырудан җан тәслим кылган. Алар төбәк властеның тиешле чара күрмзве сәбәпле, күп әҗәлләргә китергән җитешсезлеген, ялгышларын күрсәткән белешмәләр бирә.
Хокук саклау органнары инде аерым очраклар буенча тикшерү эшен башлаган.
Гамәлдә, вируска әллә ни игътибар бирмәгән Бергамо дәваханәсендә тикшерү эшләре бара. Биредә вирус тарала башлагач та ситуациягә җавапсыз караганнар, нәтиҗәдә, вирус бөтен төбәккә таралган.
Ломбардия чиновникларының җавапсызлыгы да тикшерелә. Анда картлар йортында һәм үз йортларында яшәгән өлкән яшьтәге кешеләр күпләп үлгән. Ә рәсми статистика вафат булучыларның барысын да исәпкә алмый, ди.
Бу төркемне төзегән Лука Фусконың әтисе Бергамода коронавирустан үлгән. Ир кеше шикаятьнең табибларга каршы юнәлтелмәвен, ә күп италиялеләрнең якыннарын үлемгә дучар иткән җитәкчелекне тиешле җавапка тарттыру өчен кузгатылган эш булуын белдерә. Төркемдәшләр акчалата компенсация дә таләп итми.
Италиядә медицина хезмәте үзәкләштерелмәгән. Килеп туган хәлдә нәкъ менә төбәк чиновникалары чара күрергә бурычлы.
Табиблар исә үзләренә бер максатта берләшә. Алар властькә үз таләпләрен куя. Бүгенге көнгә, клиникаларда шәхси саклану чаралары җитмәү сәбәпле, 144 медицина хезмәткәре вафат булган.
Джонс Хопкинс университеты мәгълүматлары буенча, Италиядә COVID-19 нәтиҗәсендә 25 мең кеше вафат булган. Вирус корбаннары саны буенча, Италия АКШтан кала икенче баскычта.
Читайте нас: